«Эдуард Успенскийның тату гаиләсе»: әдәби викторина (6+)

15 декабрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәге «Эдуард Успенскийның тату гаиләсе» дигән әдәби викторина уздырды. Ул язучының юбилеена багышланды. 

Чарада мәктәп укучылары Эдуард Успенскийның тормыш юлы белән танышты, аның балачагы турында белде, авторның гаҗәеп яхшылык һәм юмор дөньясын чагылдыручы, дус булырга һәм әйләнә-тирә дөньяны яратырга өйрәтүче китаплары белән танышты. Алга таба балалар юбиляр язучының китаплары буенча видеовикторинада актив катнашты, геройларны, аларның яраткан шөгыльләрен, Чебурашка һәм Простоквашино турында әкият сюжетларын искә төшерде. 
Укучылар бик теләп «Геройның портретын таны», «Әкият игъланнары тактасы», «Хатны кем язды» уенында уйнады.
Чара азагында «Зима в Простоквашино» мультфильмын карады.

Поделиться: